Актанышта авыл җирлекләре арасында тройкалар бәйгесе һәм сценарияләр буенча чыгышлар

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Кышкы ярминкәнең дәвамы булып, Актаныш җирлегендә матур традициягә әверелгән,   авыл җирлекләре арасында тройкалар бәйгесе узды.

 Башта матур итеп бизәлгән атлар Актанышның Ленин паркы тирәли әйләнделәр, аннары үзәк чыршы янына уздылар.  Чыршы янына җыелган халык сөенеп тройкаларны каршы алды. Теләге булганнарга атларга утырып йөрү мөмкинлеге дә бар иде.

 Тройкаларның бизәлешенә, утырып йөрү җайланмасының уңайлылыгына карап урыннар һәм бүләкләр бирелде.  Нәтиҗәләрне Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов ясады: 1нче урын -   ”Тамыр” ҖЧҖ ; 2нче урын -  ”Чишмә” ҖЧҖ; 3 нче урын -  ”Нур” ҖЧҖ.

Шулай ук “Саф”, “Агрофирма  Актаныш”, ”Эконом”, “Таң” хуҗалыклары да буш калмады, барысы да бүләкләнделәр.

 Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев та җыелган халыкны Яңа ел белән котлады: яңа бәхет-шатлыклар, уңышлар, яңача яшәү рәвеше теләп калды.

  Сәхнәдә авыл хуҗалыклары арасында темалары бирелгән сценарийлар буенча чыгышлар да карарга була иде. Урамда салкын булуына карамастан, тамаша карарга халык күп җыелган иде. Чыгышлар маскаларга һәм Кыш Бабай – Кар кызы киемнәренең зәвыклы булуына карап нәтиҗә ясалды. Байсар авыл җирлеге коллективы бу конкурста алдынгы булдылар. Ә Күҗәкә һәм Уразай авыл җирлекләре икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International