Бүген, 29 декабрь көнне сәгать 9:00 дә Актаныш районының Ленин паркы каршындагы мәйданда, район башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы идарәсе көчләре белән, шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыклары һәм фермерлык хуҗалыкларын җәлеп итеп кышкы ярминкә булып узды.
Кышкы ярминкәгә Актаныш муниципаль район Башлыгы Фаил Камаев һәм Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов һәм башка җитәкчеләр катнаштылар. Алар тезелеп киткән рәтләр буйлап йөреп, ярминкәдә катнашучылыр тәкъдим иткән продукцияләр белән танышып чыктылар.Товар ассортименты бик күп һәм аның сыйфаты шик тудырырлык түгел иде: сыер, каз, күркә ите, балык, берничә төр казылык, тавык һәм субпродуктлары, сөт һәм сөт продуктларының бик күп төрләре, бал, кукмара итекләре, татар халык камыр ризыклары һәм башкалар.
Ярминкәгә килгән халык тәкъдим ителгән товарларны яратып алды, шулай булгач, кәнәгать калды дип , нәтиҗә ясарга була.