“Башак” ҖЧҖ - башкаларга үрнәк хуҗалыклардан

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Мал баш саннарының сакланышында, терлекләргә таләп ителгән тиешле уңайлы  шартлар тудыруда, элиталы орлыклар белән нәтиҗәле эшләүдә “Башак” башкаларга үрнәк хуҗалыклардан.

27 декабрь көнне биредә семинар-киңәшмә оештырылып, соңгы елларда хуҗалыкның тотрыклы үсешенә нигез булган сәбәпләргә ачыклык кертелде, әле күп хуҗалыкларда проблема булып кала биргән сорауларга җаваплар эзләнде.

Хуҗалыкның Иске Әлем фермасы таналар тәрбияләүгә махсуслаштырылган. Бозаулаган таналарга аерым бер кеше беркетелгән. Икенчесе исә аларны саву аппаратына өйрәтергә тырышлык куя. Дөньяга килгән бозаулар әниләре янәшәсендә ун көнгә калдырыла. Яшь терлекнең иммунитеты ныгып калуга моның әһәмияте зурдан дип исәпләнелә. Аннан соң гына бу бозаулар төрле юнәлешләргә бүлеп тәрбияләү өчен Яңа Әлемгә озатыла.

“Башак” ҖЧҖ тагы бер эш юнәлеше игътибарга лаек: кемнәрдер авырлыгы җитмәгән мал сату, аны башка төрле чыгымнарга тоту белән мавыкканда, биредә үсештәге терлекләр 5ц авырлыкны җыйгач кына озатыла хуҗалыктан. Димәк, итчелектә акча кереме кайгыртыла, аның матди ягына игътибар тиешенчә бирелә.

Семинарда катнашучыларга “Башак” хуҗалыгының Яңа Әлем ферма территориясендә булган тәртип тә үрнәк итеп китерелде.

Югары сыйфатлы продукция алу өчен мөгезле эре терлекнең яшәү шартларын камилләштерү мөһим, шуларның берсе – мал астының коры һәм чиста булуы. Ләкин терлекнең авырлыгы арта барган саен, моны тәэмин итү читенләшә. Бу мәсьәләне салам белән генә хәл итеп булмый башлый. Семинарда җитәкчелек итүче район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов бу уңайдан заманча ятакларга күчүне отышлы дип саный.

“Башак” хуҗалыгы эшчәнлеге шул ягы белән дә башкаларга өлге, биредә иң аз күләмдә бозау үлеме күзәтелә”, -  дип ассызыклады Дәниф Әсрәр улы. Ә сәбәбе – профилакторийларның дөрес эшчәнлеге.

“Башак” хуҗалыгының сыер каплатудан башлап, бозау алу, аны сыер булганчы тәрбия кылу эш тәҗрибәсен һәркем өлге итеп алырлык. Бу тәрбия чылбырында бер генә буын ялгышлык кылса да, бөтен тырышлык юкка чыга дигән сүз. Ә төп сәбәп кеше факторына барып тоташа.

“Башак” хуҗалыгының игенчелектә һәм терлекчелектә уңышлы эш алып баруы инженер-техник хезмәткәрләрнең биредә сакланып калуы белән дә бәйле”, - дип бәяләде машина-трактор парк өлешендә район авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консульты Нәфис Сәлимгәрәев.

Республикада иҗ сыйфатлы орлык җитештерүче буларак та мәгълүм “Башак” хуҗылыгы. Быел да биредә 300-320 т күләмендә элиталы бодай, арпа орлыклары әзерләп куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International