Балалар бакчасында "Кыш бәйрәме"

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

      23 нче декабрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәчесе балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек группасында "Кыш бәйрәме" үткәрде.  Әлфинур Шәйхелмәрдәнова ел фасылының үзенчәлекләре турында сөйләде,  кыш турындагы китапларга күзәтү үткәрде. Балалар кыш турында үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, төрле уен-конкурсларда катнаштылар. Лилия Насифуллина, Сөмбел Исмагилова һәм Зилә Төхбагалиевалар аеруча актив булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International