22 декабрь көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә "Сердәш" интереслар клубының чираттагы утырышы үткәрелде. Чараның планы бик бай эчтәлекле булды. Төрле викторина һәм конкурслар оештырылды. Яңа китапларга, газета-журналларга күзәтү ясалды. Яңа елны каршы алганда кирәкле булган файдалы киңәшләр бирелде. Клуб членнары үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Крючок белән чәчәк бәйләү серләренә өйрәнделәр.