Китапханә атналыгы кысасында Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән “Намуслы булу нигә кирәк?” дигән темага китапханә сәгате үтте. Укучылар намуслылык турында зур кызыксыну белән тыңладылар һәм “Намуслы укучы нинди була?” дигән әңгәмәдә актив катнаштылар.