Актанышта «Шахмат – тормыш көзгесе” исеме астында районкүләм рәсемнәр конкурсы игълан ителде. Конкурсның төп максат һәм бурычлары булып яшүсмерләр арасында шахмат уеннарын популярлаштыру, баланың иҗади потенциалын ачу тора.
Конкурс 2015 елның декабрь аеннан 2016 елның 15 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Материалларны балалар иҗат үзәгенә, Илдар Имамовка тапшырырга кирәк.
Конкурс нәтиҗәләре 2016 елның 1 мартына кадәр игълан ителәчәк.
Рәсем күргәзмәсе һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2016 елның 1 мартында уздырылачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны http://aktanysh.tatarstan.ru/rus/polozhenie-o-rayonnom-konkurse-risunkov-shahmati.htm сылтамасы аша үтеп белеп була.