18 декабрь көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә балаларның иҗади кул эшләреннән "Сихри бәйрәм - яңа ел" дигән күргәзмә эшләнде. Монда декабрь башында балалар өчен игълан ителгән конкурс эшләре куелды. Алар барда иҗади якын килеп, күңел биреп эшләнгән. Конкурс нәтиҗәләре 24 декабрь көнне билгеле булачак. "Иң яхшы чыршы уенчыгы", "Минем яраткан героем" номинацияләрендә урыннар чыгарылачак.