Иске Сәфәр авылында Мәүлид бәйрәме

2015 елның 18 декабре, җомга

        18 нче декабрь көнне Иске Сәфәр авылы мәчетендә "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән Мәүлид бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә килүчеләргә Зөлфирә Хабибрахманованың, Кәүсәрия Фәхертдинованың, Миңнехәнә Хөҗҗәтованың һәм Флүзә Имамоваларның чыгышлары бик ошады. Алар Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлы, аның күркәм сыйфатлары, пәйгамбәрләр тормышы, Мәүлид кичәсе,аны үткәрүчегә булган саваплар турында сөйләделәр, мөнәҗәтләр әйттеләр. Бәйрәм зур оешканлык белән күңелле итеп үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International