Актаныш муниципаль районы Советының утырышы булып узды

2015 елның 18 декабре, җомга

 

Бүген, 18 декабрь көнне район Советының  утырышлар залында Актаныш муниципаль районы Советының өченче чакырылыш дүртенче утырышы булып узды.

 Утырыш эшен  муниципаль район башлыгы Фаил Камаев  алып барды.  Шулай ук утырышка башкарма комитет җитәкчесе, урынбасарлары, оешма, предприятие  җитәкчеләре чакырылган иде.

Депутаталар тарафыннан     көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Актаныш муниципаль районының 2016 елга   бюджеты турында.

 

2.  Актаныш муниципаль район Советынын 2016 елга эш планы турында

3. Актаныш муниципаль район Советының  2014 елның 15 апрелендә кабул ителгән 38-04 санлы “Актаныш муниципаль районының     җирле үзидарә депутатларының,   үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы сайланулы вазифаи затларының,   контроль-хисаплау органы рәисенең, муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәтенә түләү чыгымнарын формалаштыру нормативлары турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында.

4.Актаныш муниципаль районы территориясендә “Актаныш” сәнәгать паркы төзү турында.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International