1917 елның 18 декабреннән башлап “Гражданлык хәле актларын теркәү” эшенә кул куела. Шушы көннән башлап, хәзерге вакытка кадәр Гражданлык хәле актларын теркәү эшләре 98 нче елын башкарыла.
ЗАГС хезмәткәрләре һәр көнне яңа гражданин туганнан алып, аның үлүе турында теркәүгә хәтле башкара. Анда эшләүчеләрнең нинди авыр һәм җаваплы хезмәт башкаруларын шуннан чамалап була.
Хәзерге вакытта Россиядә гаилә мөнәсәбәтләре Россия Федерациясе Гаилә кодексы нигезендә җайга салына.
Иң беренчеләрдән булып Актанышта Камал Сәрвәрова әлеге хезмәтне башкара, 1955-1975 елларда Мөхсинә Габдрахманова, 1975-2000 елларда Зөлфирә Хәбитова эшли, 2000-2011 елларда Ландыш Шәмсунова, ә 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр Гөлфинә Мөхәмәдиева.
Бүген, 18 декабрь көнне, ЗАГС хезмәткәрләре көне уңаеннан, район мәдәният йорты бинасында урнашкан тантаналар залында Актанышта 139 нчы пар теркәлде. Тантаналы төстә Теләкәй авылы кызы Ямалова Гөлсия Алгиз кызы хәм Түмерҗә авылы егете Шамсиев Радик фәнис улының никахы теркәлде. Гөлсия һәм Радик Шәмсиевларны матур бәйрәмнәре белән район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева котлады: