Инде хәбәр иткәнебезчә, муниципаль район Советының 2015нче елның 25 ноябрендә булган утырышында киләсе елга район бюджеты проекты беренче укылышта кабул ителгән иде.
17 декабрь көнне Актаныш муниципаль районы “Яшьлек” мәдәни үзәгендә 2016 елның бюджеты буенча Халык тынлаулары узды. Анда муниципаль район советы депутатлары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре чакырылган иде. Район Уставы нигезендә, халык тыңлауларында теләге булган һәр актанышлы катнаша алды.
Чараны район башлыгы Фаил Камаев алып барды.
Актаныш муниципаль районының төп финанс документын район финанс-бюджет Палатасы рәисе Кадрия Каюмова тәкъдим итте. Ул 2016 ел бюджетынын төп күрсәткечләре, закончылыктагы яңалыклар белән таныштырып узды.
Халык тынлаулары йомгаклары буенча бюджет проектына карата искәрмәләр кертелмәде.