Киләсе елның 1 гыйнварыннан Татарстанда сабые балалар бакчасына йөргән өчен ата-аналар түләргә тиешле сумма артуы планлаштырыла. Шулай итеп, түләүләр уртача 8 процентка артып 180 сумнан 270 сумга кадәр тәшкил итәчәк.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, түләүләрнең артуы мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын финанслауга чыгымнары үсү, шул исәптән туклану продуктларына бәя, балалар бакчалары персоналының хезмәт хакы артуы белән бәйле.
Шунысын билгеләп узарга кирәк: бала карау чыгымнарның күп өлешен – 70ләп процентын дәүләт үз өстенә ала. Сабыйны балалар бакчасында тотуның гомуми хакы аена якынча 8 мең сумга төшә.
Ата-ана түләве оешманың төренә, эш вакытына һәм сабыйның яшенә бәйле. Әйтик, бүген балалар бакчасында 3 яшьтән зуррак баланың 10,5 сәгать булуы өчен ата-аналар 2563 сум түләсә, киләсе елның гыйнварыннан ул, 207 сумга артып, 2770 сум тәшкил итәчәк.
Шул ук вакытта ата-аналар өчен барлык ташламалар һәм компенсация түләүләре саклана.
Мисал өчен, бер гаилә әгъзасына туры килә торган керем 10 мең сумнан кимрәк булса, балалар бакчасына йөри торган беренче балага 279 сум һәм 829 сум күләмендә республика компенсациясе түләнәчәк. Нәтиҗәдә, ата-ана 2770 сум акча түли, ә 1124 сумын кире кайтарып ала. Шул рәвешле, гаилә балалар бакчасы өчен 1662 сум түли дигән сүз.
Моннан тыш, күп балалы гаиләләргә ташламалар (алар ата-аналар түләвенең яртысын түли һәм шул ук вакытта компенсация алу мөмкинлегенә дә ия) саклана. Инвалид балалар, туберкулез интоксикацияле балалар, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм сабыйлар балалар бакчаларына бушлай йөри.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ата-ана түләвен арттыру буенча сорауларны шәхси конролена алган. Аңа Engel.Fattahov@tatar.ru электрон адресына мөрәҗәгать итеп була.
Шулай ук эш көннәрендә 9.00дән 18.00гә кадәр (843) 294-95-08 номеры буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “кайнар линия” телефонына шалтырату мөмкинлеге бар. Сорауларга министрлыкның мәктәпкәчә белем бирү белгечләре җавап бирәчәк. Моннан тыш, һәр сишәмбе 14.00дән 16.00гә кадәр министр гражданнарны шәхсән кабул итә. Алдан язылу телефоны: (843) 292-92-12.