"Мәхәббәт, Мәңгелек һәм Тормыш хакына" дип аталган Бөтенрәсәй акциясе кысаларында, "Тормыш аллеясе" укучылар Советы проекты тормышка ашырыла. Чара Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлана. Оештыручылары булып мәктәп укучылары советы тора. Проектның максаты: яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен Ватанны ярату һәм кайгырту мисалында күтәрү.
Проект 2 этапта уздырыла: 1 этап - орлыкларны гөл савытларына утырту, 2 этап- мәктәп яны территориясенә агач үсентеләрен утырту. Бүген укучылар проектның беренче этабын башкардылар- орлыкларны гөл савытына утырттылар. Яз көне утыртылган һәр агач Бөек Ватан сугышы ветераны исемен йөртәчәк.