16 декабрь көнне Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов катнашында Татарстан Республикасы яшь педагоглар (30 яшькә кадәр) һәм мәктәп директорларының I Форумы узачак. Безнең районнан чарада 14 яшь педагог катнашачак.
Чара, “Яшь педагоглар һәм җитәкчеләр клублары” челтәрен булдыру максатыннан, оештырыла.
Форум аралашу һәм фикер алышу өчен интерактив мәйдан булып хезмәт итә, һәр яшь укытучыга һөнәренең кискен проблемалары турында фикер уртаклашу һәм аларны чишү өчен экспертлар киңәшләрен алуга мөмкинлек булдыра. Чара кысаларында Татарстан Республикасының яшь педагоглары ассоциациясен төзү күздә тотыла.