Кадет интернат-мәктәбендә директор янындагы җыелыш узды

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

   14нче декабрь көнне Кадет интернат-мәктәбендә директор янындагы җыелыш узды. Узган атнага нәтиҗә ясалды:  Актаныш район Башлыгы призына район биючеләр бәйгесенең финал этабына,  Татарстан Республикасының махсус лицейлары һәм сыйныфлары арасында "Лицеист года - 2015" спартакиадасы нәтиҗәләренә, физкультура буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль турына,  "Шәмнәрнең саны синнән генә тора" республика акциясена, "Код сәгате" Бөтенроссия акцияссына, тарих фәне буенча үткәрелгән класстан тыш чарага,   "Историк марафон" класстан тыш чарага һәм электрон журналлар тутыруга.

   Шушы атнада мәктәптә автомат сүтеп-җыю конкурсы уздыру, Бөтенрәсәй олимпиадасының калган фәннәрдән узасы район этабында катнашу һәм "Созвездие - Йолдызлык 2015" Фестиваленең мәктәп этабын уздыру кебек сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International