Күҗәкә авыл җирлегендә инвалидлар ункөнлеге оешкан төстә үтте.Төрле хәйрия акцияләрендә һәм район спартакиадасында катнашудан тыш, мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен кичәләр оештырылды."Без сезнең белән!" дип исемләнгән кичә 11 нче ноябрь көнне Адай мәдәният йортында булды.Тамашачылар концерт карау белән бергә үзләре дә уеннарда, конкурсларда катнаштылар.Шулай ук җирлек буенча 93 инвалидка "Әнәк" агрофирмасы һәм җирле фермерлар ярдәме белән тутырылган азык-төлек пакетлары да таратылды.