11 декабрь көнне “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернат” та Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикася Язучылар берлеге әгъзасы, танылган шагыйрә Шәмсия Җиһангирова белән очрашу үтте. Бу истәлекле мизгелдә безнең мәктәптән педагог- библиотекарь Зямилова Розалия Гарифҗан кызы да катнашты.