Россия Конституциясе көне

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе
12 декабрьдә илдә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләнә. Шул максаттан Бурсык авыл китапханәсендә “12 декабрь-Россия Конституциясе көне” дип исемләнгән китапханә сәгате үтте. Илнең Төп законы катлаулы 1993 елда кабул ителде. Нәтиҗәдә, Ватаныбызның, сынауларны үтеп, үсешкән ил буларак сакланып калуына, якты киләчәгенә нигез салынды. Яңа Конституция дәүләт хакимияте органнары төзелешенә җитди үзгәрешләр кертте. Мөһим документның халыкара шартларга җавап бирүе төп казаныш санала. Икенче статьяга ярашлы, алгы планга коллектив, сыйныф, партия түгел, ә кеше куела. Илдә федератив дәүләт төзелеше урнаштырыла. Закон Русияне демократик федератив хокукый дәүләт итеп игълан итә. Төбәкләрнең хокуклары якланса да, хокукый өстенлекләр федераль үзәктә кала. Россия Федерациясе Конституциясе көнен без матур тормыш өчен сәяси, икътисадый һәм рухи шартларның яхшырачагына ышаныч белән каршылыйбыз. Төп законның үтәлеше уңышларның нигезе икәнлеген һәркем аңлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International