11 декабрь көнне агымдагы елның узган чорында 14 яшь тулган 66 райондашыбызга тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар.
“Яшьлек” мәдәни үзәгендә узган чарада РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең Актаныш районындагы территориаль пункты җитәкчесе Эльвира Гарипова районыбызның барлык авылларыннан да диярлек килгән яшүсмерләрне һәм аларның әти – әниләрен паспорт тарихы белән таныштырды.
Россия федералҗ миграөия хезмәте идарәсенен Тататрстан республикасында Актаныш районы территоралҗ пункты хезмәткәрләре белән бергә утте бу кичә
Яшь егет һәм кызларны Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев, һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлеге, полиция капитаны Алсу Хисматова котладылар, паспорт алучыларга дәүләтнең лаеклы гражданнары булуларын теләделәр һәм һәрберсенә төп документ – паспортлар тапшырдылар.
Балаларның әти-әниләре дә әлеге мизгелләрдә ул һәм кызлары өчен горурлык хисе кичерүләрен яшереп тормыйча шатлыклары белән уртаклашты.