“Шәфкатьлелек бизи кешене.”

2015 елның 12 декабре, шимбә
Беренче декабрьдән районда Халыкара инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелде. Бу чарадан Мәсәде авыл җирлеге дә читтә калмады. Бурсык һәм Мәсәде авылында авыл җирлеге башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре, авыл табибы “Шәфкатьлелек бизи кешене.”– дип исемләнгән очрашу оештырды. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк - миһербан, игелек- изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер- хөрмәт, наз- игътибар, юмартлык, сабырлык, итагатьлелек һам башка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз- якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга, бер- беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миһербанлы булырга, ятим- мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска, изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International