Ике Богады авыл китапханәсендә, башлангыч сыйныф укучылары өчен, балалар язучысы Н. Носов әсәрләре буенча әңгәмә узды. Аның "Огурцы," "Телефон," "Мишкина каша," "Заплатка" хикәяләре тикшерелде. Яраткан әкият герое Белмәмешне искә төшерделәр. Соңыннан Н. Носов әсәрләреннән өзекләрне кычкырып укыдылар һәм уку тизлеген арттыру өчен бирегә ешрак килергә сүз бирделәр. Чараның максаты:Н. Носовның иҗаты белән танышу, хәтерне, уйлау, фикерләү сәләтен үстерү, балаларны дуслашырга өйрәтү.