Үткән атнада Күҗәкә авылында җәяүлеләр йөри торган басма ремонтлап куелды. Тузган такталары яңага алыштырылды. Бу эшне мәдәният хезмәткәрләре өмә итеп башкарды. Басма аша үтеп йөрүчеләр бу эшне оештыручы җирлек башлыгы Рәйхан Галимяновага бик рәхмәтле.