2015 ел нәтиҗәләре буенча Казан туристлар арасында Россия шәһәрләре буенча дүртенче урынга урнашкан. Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы хәбәр итә.
Сәяхәт итәргә яратучылар мәркәзебезгә уртача 3 көнгә килә һәм башкалада кунакханә өчен тәүлегенә 3109 сум акча сарыф итә икән. Бу – илдәге иң кулай бәя. Рейтингны төзегән мәгълүм туристлык хезмәте шундый нәтиҗә чыгарган. Рейтинг мөстәкыйль рәвештә сәяхәт итүчеләрнең кунакханәләрне алдан белешеп кую буенча еллык мәгълүматларга нигезләнеп төзелгән.
Туристлар ел дәвамында яратып сәяхәт кылган беренче 10 шәһәр – Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Казан, Краснодар, Түбән Новгород, Калининград, Екатеринбург, Анапа һәм Ялта.