2 че декабрь көнне Актанышның балалар иҗат үзәгендә акробатика буенча ярышлар узды. Ярышларның максаты: район мәктәпләре укучылары арасыннан көчле гимнастлар чыгару һәм акробатика спорт төрен популярлаштыру. Кадет интернат-мәктәбенең 9А сыйныфы укучысы Галиев Рафиль акробатика буенча район ярышларында өченче урынны яулады һәм грамота белән тәбрикләнде. Котлыйбыз һәм киләчәккә уңышлар телибез!