24 ноябрь көнне мәктәбебез базасында Актаныш районы Башлыгының террорчылыкка каршы көрәш буенча ярдәмчесе - Амиров Илгиз Галимҗан улы, РФ ЭЭМнын Актаныш районы буенча ветераннар советы бүлеге рәисе - Вахитов Вәсил Габделхак улы, РФ ЭЭМның Актаныш районы буенча оештырылган җәмәгать советы рәисе Салахов Наил Даим улы, ЮХИДИ бүлеге фонд җитәкчесе Саетова Рәсимә Захит кызы, Балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Хакимуллин Рамил Равил улы һәм полиция бүлеге башлыгы урынбасары Хисматова Алсу Глүс кызы катнашында 5,6,7 класслар белән түгәрәк өстәл артында җанлы очрашу узды. Әңгәмә барышында укучыларны кызыксындырган барлык сорауларга да җавап алу шартлары тудырылды. Террор нәрсә ул, аның белән ничек көрәшергә, төрле куркыныч очракларда үз-үзенңе ничек тотарга, туган якка карата ярату хисе белән янырга һәм башка бик күп төрле темалар ассызыкланып үтелде.