Актаныш 1 нче санлы мәктәбе 3а сыйныфында «Кадерле әниләрнең йөрәк җылысы” телетапшыруы

2015 елның 28 ноябре, шимбә

27 нче ноябрьдә 3а классында (җитәкчесе -  Даутова А.К.) әниләр көненә багышланган «Кадерле әниләрнең йөрәк җылысы” телетапшыруы үтте.  Балалар : “Яңалыклар”, “Барысы да өйдә”,  “Тәмлетамак”, “Оста куллар”, “Ералаш”, “Могҗизалар кыры”, “Бии белсәң оялма”, “Һава торышы”  тапшыруларында үзләрен  телевизион алып баручылар буларак сынадылар. Һәр тапшыру әниләргә карата җылы сүзләр, җырлар, биюләр  белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International