Казан шәһәрендә балалар техник иҗатын үстерү максатыннан Татарстан Республикасы муниципаль районнары фестивале үтте. Бу фестивальдә мәктәбебез укучыларының эшләре тәкъдим ителде. Нурсолтан Харисов "Агач эшкәртү, тегү әйберләре" юнәлешендә, Илназ Гайнуллин "Бөек Җиңүгә 70 еллык" юнәлешендә, Равил Шаехов "Уйлап табучылык" юнәлешендә сертификатлар белән бүләкләнде. Укучыларның җитәкчесе - технология укытучысы Мухамадиев Дилшат Сагитович.