Җир йөзендэге иң кадерле, иң изге кеше – әни. Әни, әңкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Җәмгыятебез дә әниләрнең иҗтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендә Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 29 ноябрь көненә туры килә. Әлеге истәлекле көнне мәктәбебез укучылары да зур түземсезлек белән көтеп алдылар. 27 ноябрь көнне башлангыч класс укучылары әниләре һәм әбиләре өчен бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Укучылар әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, иң матур биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм ахырында үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын тапшырдылар.