26 ноябрь көнне Актаныш районы ЗАГС бүлегендә әниләр көне уңаеннан 50, 55 ел бергә яшәгән парлар белэн «ПАР КАНАТЛАР « кичәсе үткәрелде. Әлеге чарада түбәндәге җирлекләрдән юбилярлар катнашты.
1.Хаҗиев Сәяф Гариф улы хәм Мөхәммәтова Зәнфирә Тимершәех кызы- Күҗәкә җирлегеннән
2.Зарипов Мәзхәп Зариф улы хәм Фәнүсә Минимөхәммәт кызы –Бикчәнтәй авылыннан
3.Хаертдинов Фидүс Җәләлетдин улы хәм Гөлсимә Хуҗагали кызы- Олы имән авылыннан
Кичәне район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы алып барды. Юбилярларга район Башлыгының рәхмәт хаты, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә район мәдәният йорты хезмәткәрләренең концерт номерлары белән аралашып барды. Юбилярларны балалары, оныклары котлады.