25 ноябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында "Илһамият" клубында районыбызның танылган язучысы, журналист, тарихчы Йосыф Хуҗинның "Тарихы белмәгән халык белгәннәргә кол була" дигән иҗат кичәсе уздырылды. Быел аның мәгълүмәт чараларын , әдәби берләшмә тарихын яктырткан "Җирлегебез көзгесе" дигән унынчы китабы чыкты.
Иҗат кичәсендә язучының туганнары, хезмәттәшләре, "Агыйдел дулкыннары" әдәби-берләшмәсе әгъзалары катнашты һәм чыгыш ясады.
"Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгъзалары Йосыф абыйга багышлап язган шигырьләрен укыды.
"Актаныш таңнары" газетасы редакторы Ильназ Хуҗҗатов язучыны котлап, аны үзенең остазы, киңәшчесе дип атады.
Кичә музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Мәдәният сарае хезмәткәрләре язучының иҗатын яктыртып җырлар җырлады,кызы синтезаторда уйнады, кызының укучысы Зиннурова Лилия "Бәхет юллары" дигән җырны башкарды. "Туган җирем- Актаныш" исемендәге китап кургәзмәсе эшләде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)