23 нче ноябрь көнне Күҗәкә авыл клубында район башлыгы призына үткәрелә торган бию бәйгесенең зона туры узды.Анда Әтәс, Пучы, Зөбәер, Айман, Усы мәдәният йортларының, "Адай мәдәният йорты"МБУ-сенең бию коллективлары катнашты.Конкурс шарты буенча һәр коллектив 1 татар халык биюе һәм башка халык биюләре тәкъдим итте.Тәҗрибәле, нигездә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләреннән торган жюри халыкның борынгы гореф-гадәтләрен чагылдырган конкурс эшләренә өстенлек бирде, шулай ук сәхнә культурасына да басым ясалды.
"Адай мәдәният йорты" МБУ -нең "Хәзинә" бию коллективы татар яшьләре һәм башкорт биюен әзерләгән иде.Тамашачылар күңеленә Күҗәкә авыл клубы каршында эшләүче бию түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар чыгышы да бик ошады.