Югары Яхшый мәктәбенең 7 нче класс укучылары, " Мин – үрнәк җәяүле " дип исемләнгән мөрәҗәгать белән чыктылар. Алар үзләренең иҗатларында барлык укучыларга да, юлда йөргәндә сак булырга, транспорт чараларына утырганда, хәрәкәт иткәндә иминлекне сакларга кирәклеген тагын бер кат искәрттеләр. Тормышның кадерен белергә чакырдылар.