Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары район олимпиадаларында җиңүләр яулыйлар. 7а классыннан Мирзагаянова Эльвина һәм Муталлапова Гузель 8в классыннан экология фәне буенча район олимпиадасында җиңүчеләр (укытучылары- Хусаенова Р.Р.). Инглиз теле буенча олимпиадада 7а класс укучысы Мирзагаянова Эльвина (укытучы - Агълямова Р.М.) һәм 11а классыннан Халирахманов Динар (укытучы - Миршарипова Т.К.) - җиңүчеләр, ә Галимова Айзиля 9а классыннан - призер (укытучы -Ханнанова З.З.). Котлыйбыз!