Киров авыл китапханәсе яңалыклары

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

16 нчы ноябрь көнне Киров авыл халык театры Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният сараенда үткән "Идел - йорт" халык театрлары фестивалендә чыгыш ясады. Анда кировлылар Ә.Мирзаһитовның "Аналар көтәләр улларын" спектаклен тәкъдим иттеләр. Спектакльдә Киров авыл китапханәчесе Энҗе Сибгатуллина да катнашты. Казан халкы спектакльне тулы зал белән бер сулышта карады һәм көчле алкышларга күмде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International