Кыр эшләре төгәлләнде.Шул нисбәттән бүген, 19 ноябрь көнне “Яшьлек”милли мәдәни үзәгендә 2015 елгы кыр эшләренә йомгак, 2016 елда игенчелекне үстерү юллары дигән тема астында район авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм баш белгечләре катнашында семинар узды. Киңәшмәне район башлыгы Фаил Камаев алып барды.
Семинар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов чыгышы белән башланып китте. Ул агымдагы елның игенчелек эшчәндегенә анализ ясады:
“2015 елда хуҗалык хезмәтчәннәре, фермерлар белән берлектә, чистартудан соң калган авырлыкта 125259 т икмәк җитештергән, гектар көче 27,6 ц. тәшкил итә, 2014 елга караганда үсеш белән төгәлләнгән. 91734 га сөрем җирендә 46 мең га бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралар, 41 мең га терлек азыгы культуралары, 4000 га артык техник культуралар игелгән. Шулай итеп, 27,6 ц/га күләмендә уңыш җыйнап алдык. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда өстен.
Шушы җыйнап алынган бөртекләрнең 53818 т сатуга чыгарылып, 428719 мең сум күләмендәхуҗалыкларга акча кергән. Бу сан узган елга караганда 7594 тоннага күбрәк булса, акча кереме 294999 мең сум булган иде, 1ц икмәк сату бәясе 797 сум тәшкил итте .”
Киңәшмәне дәвам итеп, район орлыкчылык инспекциясе җитәкчесе Әфка Сәрвәров чыгыш ясады. Ул зур уңыш нигезе – югары репродукция һәм яңа сорт икәнен билгеләп узды. Тиешле уңыш алу өчен үзенең төрле тәкъдимнәрен җиткерде.
Чәчү культураларының 2016 елга структурасы белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзагитов таныштырды.
Югары репродукцияле семеналар белән эшләү турында “Чишмә” хуҗалыгының баш агрономы Рөстәм Мустафин чыгыш ясады.
Шулай ук, “Игенчелекнең алдынгы технологиясе һәм игеннәрне тәрбияләү юнәлеше” дигән темага “Әнәк” агрофирмасы баш агрономы Айзат Заманов чыгышы тыңланды.
Киңәшмәне йомгаклап Фаил Камаев залда утырган белгечләргә мөрәҗәгать итте: “Бу семинарда рекомендация рәвешендә бирелгән мәгълүматны тагы бер кат өйрәнеп, үзегездә киләчәккә бурыч итеп алыгыз. Районда эшләп килә торган алдынгы практикалар бар, шулар белән уртаклашып эшләргә кирәк”.