16 ноябрь көнне Татар Суыксу авылы китапханәсендә ноябрь аенда кайткан "Сабантуй" һәм "Салават күпере" журналларына күзәтү үткәрелде. Әлеге чарада китап укучы балалар журналлар белән таныштылар, биредә алынган мәгълүмат буенча берсен – берсе уздырып фикер алыштылар, күп төрле биремнәрне чиштеләр. Бик күп сорауларга җавап биреп бүләкләнделәр.