Иске Богады авыл китапханәсендә "Рәфкать Бикчәнтәев. Истәлекләр" китабына китап күзәтү узды. Чара ТАССРның халык артисты, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наилә Гәрәевага 75 яшь (1940) тулуга багышланды. Китап укучылар талантлы һәм катлаулы язмышлы режиссер, артист Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәфкать Бикчәнтәевның тормыш һәм иҗат юлын тасвирлаучы истәлекләр белән таныштылар. Чарада мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты.