Пучы авыл китапханәсендә оештырылган китап күргәзмәсе, хәзерге чорның глобаль проблемасы - табигатьне саклауга багышланган. Күргәзмәгә китап укучылар өчен кызыклы булган сирәк очрый торган хайваннар һәм бөҗәкләр, табигатьне ничек дөрес итеп саклау турында китаплар, терминологик һәм энциклопедик сүзлекләр куелды. Хәзерге чорда кеше табигатькә аяусыз карый. Кешелек экологик афәт чигендә тора. Табигать - хәзинә ул, остаханә түгел. Китапханәгә килеп китап күргәзмәсе белән танышкан һәр кеше, экологик проблемалар турында уйланып, табигатебезгә бераз булса да саграк карый башлар дип өметләнәм. Китап күргәзмәсе атна ахырына кадәр эшли.