Әтәс мәктәбе яңалыклары

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

16-23 ноябрьдә барлык мәктәпләрдә "Толерантлык дәресләре" акциясе уздырыла. Шул уңайдан безнең мәктәптә дә "Нәрсә ул толерантлык?" темасына класс сәгатьләре үткәрелде. Кызыклы презентацяләр һәм видеоматериаллар, бай эчтәлекле тест биремнәре һәм ситуацияләр укучыларга теманы яхшырак аңларга, әңгәмә корырга ярдәм иттеләр. "Толерантлык" сүзенең башка телләрдә нәрсә аңлатуы, төрле сүзлекләрдә бирелгән аңлатмалар белән танышу укучыларда зур кызыксыну уятты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International