"Нәрсә ул бәхет?"

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

Кичә, Пучы авыл китапханәсендә "Нәрсә ул бәхет?" дигән темага әңгәмә үтте. Һәр килгән китап укучы бәхетне үзенчә тасвирлап сөйләде. "Бәхет" дигән төшенчәне аңлатып булмый, ләкин бәхетле кешене тасвирлап була. Бәхет бар кешегә дә килә: олысына дә, яшенә дә. Эчке дөньясы бай булган саен, бәхетне тою көчлерәк. Аның өчен һәр кешегә үз-үзен яратырга, хөрмәтләргә, үз-үзенә ышанырга кирәк. Киләчәккә һәм хәзергә ышаныч белән яшәргә, тормышка позитив яктан гына карарга, хәтта кечкенә вакыйгаларга да сөенә белергә кирәк. Бәхет өчен сәламәтлек кирәк. Һәр кешенең үз бәхете бары тик үзе белән...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International