Актаныш районында балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көнендә Актанышның нотариаль конторасы бинасында һәм "Игелек үзәге" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә белгечләр гражданнарны кабул итү оештыралар.

 

Бушлай юридик ярдәм ятим, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, шулай ук тәрбиягә бала алырга теләүче затларга күрсәтеләчәк.

 

Очрашу түбәндәге адреслар буенча узачак: Актаныш авылы, Татарстан урамы, 103 йорт һәм Актаныш авылы, Юбилейная урамы, 45 йорт.

 

Гражданнарны кабул итүче белгечләр хакында тулырак мәгълүматны сез

http://aktanysh.tatarstan.ru/rus/provedenie-vserossiyskogo-dnya-pravovoy-pomoshchi.htm сылтамасы аша үтеп белә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International