Бу атнада мәктәптә башлангыч класс укучылары өчен “ Татар халык авыз иҗаты иленә сәяхәт” исемле атналык үткәрелә. Дүшәмбе көнне укучылар атналыкның планы белән таныштылар һәм чараларда катнашу өчен шәхси биремнәр алдылар. Бүген җырлы-биюле татар халык уеннары искә төшерелде һәм тәнәфесләрдә уйналды. Укучылар актив булдылар һәм өйләрендә дә әбиләреннән, әниләреннән кечкенә чакта уйнаган уеннарын өйрәнеп килергә теләк белдерделәр.