Лениногорск шәһәренә эш визиты.

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе
5 ноябрь көнне Актаныш районы башкарма комитетының социаль-агарту бүлеге җитәкчесе Ильшат Габделхаев һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре Лениногорск шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсенең эшчәнлеге белән танышырга, тәҗрибә уртаклашырга бардылар. Лениногорскида безнең делегацияне бик җылы каршы алдылар. Шәһәрдәге мәдәният учаклары- яңа капиталь ремонт үткән мәдәният йорты, туган як музее, балалар китапханәсе, үзәк китапханә һәм Зеленая роща, Сугышлы авылларындагы мәдәният учаклары һәм китапханәләр белән таныштырдылар. Үз чиратыбызда бездә аларны эш алымнары һәм яңалыкларыбыз белән таныштыру максатыннан үзебезгә чакырып кайттык.






















































ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International