Шулай ук балалар-яшүсмерләр мәктәпләре хоккей формасы һәм спорт кирәк-яраклары өчен сертификатлы да булдылар
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан ратушасында Татарстан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре вәкилләренә 11 "Нефаз" автобусы ачкычларын тапшырды.
Чара башланганчы, республика лидеры ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Казан мэры Илсур Мтешин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар озатуында ратуша каршындагы яңа автобусларны карады.
Татарстан спортчылары күчмә ярышларда һәм уку-тренировка җыеннарында катнаша алсын, шулай ук Татарстан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре матди-техник базасын ныгыту өчен яңа автобуслар белән тәэмин ителә. "Без барыбыз да хоккей яратабыз, әмма һәркем аны үзенчә ярата. Безнең хоккей командалары, бигрәк тә "Ак Барс" һәм "Нефтехимик" командаларының уңышларына балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә нигез салынырга тиеш", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Соңгы елларда хоккейны үстерү өчен күп эшләр башкарылуына игътибарны юнәлтте. Күптән түгел республикада 40 нчы боз сарае ачылды, дип искәртте ул. Бу эштә шулай ук «Татнефть» һәм «Нижнекамскнефтехим» компанияләре дә ярдәм итә, дип ассызыклады ТР Президетны. "Автобуслар яшь спортчылар ярышларда катнаша алсын өчен бик кирәк. Бу эш дәвам итәчәк", - дип вәгъдәләде республика лидеры.
Шулай итеп, Актаныш районы "Лачын" балалар-яшүсмерләр мәктәбе, Апас районы "Алтын алка", Буа районы "Арктика", Кукмара районы "Олимп", Менделеевск районы "Айсберг", Питрәч районы комплекслы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Казанның «Ак Бүре», «Волна», «Зилант», «Авиатор» һәм «Смена» спорт мәктәпләре "Нефаз" маркалы зур автобусларга ия булды.
Моннан тыш, ТР Хоккей федерациясе президенты, "Ак Барс" хоккей клубы президенты Шәфәгать Тәхаутдинов хоккей формалары һәм спорт кирәк-яраклары алуга 30 га якын спорт мәктәбе җитәкчеләренә сертификатлар тапшырды.
Тантаналы чарада Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якупов спорт кирәк-яраклары өчен 5,3 млн сумлык сертификат алды.
Шәфәгать Тәхаутдинов һәм Йосыф Якупов республика җитәкчелегенә һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.