7 ноябрь көнне Яңа Кормаш мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан "Моңнар кайтсын авылга"дип исемләнгән концерт оештырылды.Концертта мәктәп, балалар бакчасы, Яңа Кормаш авылындагы оешмаларда эшләүчеләр, сәхнә ветераннары тарафыннан "Моңнар кайтсын авылга" дигән бәйрәм концерты оештырылды. Концертта матур җыр-биюләр, мәгънәле һәм бер үк вакытта шаян мәзәкләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Мәдәният йорты тамашачылар белән тулы иде, рәхмәт хисләре, күңел күтәренкелеге белән таралдылар әлеге чарадан. Авыл җирлеге башлыгы Рәсул Харисов һәм барлык тамашачыларны бердәмлек көне белән тәбрик итеп концертта катнашучыларга, аны оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерде. Уңышлар, ныклы сәламәтлек теләде.