Ямалыда бәйрәмгә багышланган концерт - кичә

2015 елның 8 ноябре, якшәмбе
2015 елның 6 нчы ноябре көнне Тат. Ямалы мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәренә багышланган "Көзге моңнар" дип исемләнгән концерт - кичә булып узды. Авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концертта төрле буын вәкилләре чыгыш ясады. Гаилә белән чыгыш ясаучылар арасында буыннар чылбырының ныклыгы аеруча чагылыш тапты.  Концертта яңгыраган һәрбер чыгыш экрандагы күренешләр белән үрелеп барды. Мәдәнят йортында үткәрелүче һәрбер чарада инновацион метод куллану, тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International