Татар Ямалы авыл китапханәсендә - "Сәнгать төне"

2015 елның 4 ноябре, чәршәмбе
3 ноябрь көнне Татар Ямалы авыл китапханәсендә " Сәнгать төне"  акциясе булып узды. 17 сәгатьтә 7-8 класс укучылары белән " Борыңгы татарлар  сәнгате Һәм аның төрләре" исеме астында әңгәмә корылды. Балаларга  районыбызның сәнгате осталары турында информация бирелде. Укучылар шулай ук татар милли аяк киеме читекне бизәүдә көчләрен сынап карадылар. 18 сәгатьтә китапханәнең өлкән укучылары Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты рәссам Бакый Урманче иҗаты белән танышып үттеләр. Алар шулай ук читек бизәүдә көч сынаштылар.  Бу акциядә катнашучылар бик канәгать булып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International