Сәнгать берләштерә.

2015 елның 4 ноябре, чәршәмбе
3 ноябрь кичендә Күҗәкә авыл китапханәсендә "Ночь искусств" акциясе кысаларында мәдәни чаралар оештырылды. Бу чарада яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә актив катнашты. Иң элек "Мәдәният дөньясында" дигән китап күргәзмәсе тәкъдир ителде. Акция "Могҗизалы сәнгать" исеме астындагы әдәби кичә белән дәвам итте. Якташ шагыйрьләребезнең шигырьләре яңгырады. Матур җырлар башкарылды."Башваткыч" конкурсындагы сораулар да сәнгатькә багышланган иде. Уен барышында авылдашларыбызның  шагыйрьләребезне, җыр текстларын яхшы белүләре ачыкланды. Чарада катнашучы һәркем үзенең талантларын  да күрсәтте. Бу мәдәни кич тагы бер кат сәнгатьнең берләштерүче зур көч икәненә дәлил булды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International