“Үткәннәрне хәтер берләштерә”-хәтер сәгате

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе
30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Шул максаттан Бурсык авыл китапханәсендә “Үткәннәрне хәтер берләштерә” дип исемләнгән хәтер сәгате үтте. 30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Советлар Союзында озак елларга сузылган сәяси репрессия нәтиҗәсендә миллионлаган кешегә «кара тамга» тагыла, меңләгән гаепсезләр юк ителә. Кулга алынганнарның күпчелеге дистәләгән еллар зинданнарга ябыла. Магадан, Колыма, НКВД ихатасында, салкын подвалларда, ГУЛАГ лагерьларында илебезнең асыл егет һәм кызларының гомерләре киселә. “Халык дошманы” тамгасы алганнарның туганнары, балалары да түбәнсетүләргә, төрле кыерсытуларга дучар ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International